ШТРЕЙКБРЕ’ХЕР и. нем. 1) Забастовка вакытында эшләп, забастовкачылар мәнфәгатьләрен сатучы кеше. Алар арасыннан провокаторлар, штрейкбрехерлар [чыкты]. Г.Ибраһимов. Ахырда хезмәт хакын күтәрделәр күтәрүен, тик унлап эшчене төрле срокка төрмәгә яптылар. Үзара сөйләшүне бозып заводта эш башламакчы булган адәмнәрне, ягъни штрейкбрехерларны тотып кыйнаган өчен. Р.Фәизов

2) Гомумән хыянәтче, антын бозган кеше. – Эх, сез! Җебегәннәр, штрейкбрехерлар! Бер төнгә түзмәделәр. Ант итәләр, имеш. Менә ышан сезгә! Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә