ШТРАФЧЫ и. 1) Штраф ротасына һ.б.ш. частьларга җибәрелгән хәрби. Бүтән суднолардан куылган төрле штрафчыларны --- безгә җибәрәләр. С.Сабиров. Лагерь уртасында зур гына сазлык бар. Фашистлар, штрафчыларны менә шунда куып кертеп, сәгатьләр буе тез тиңентен баткакта йөртәләр. С.Таҗетдинов

2) Спорт уеннарында кагыйдә яисә тәртип бозган уенчы. Хоккейда очрый торган бик сирәк хәл: алтмыш минут дәвамында уенчылар бер тапкыр да кагыйдә бозмадылар, бер тапкыр да штрафчылар эскәмиясенә утырмадылар. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә