ШТРАФ и. нем. 1) Җәза рәвешендә административ яки суд тәртибендә түләтелә торган акча. Әскәйдә әнә корыган агач, черек төп алып кайтсаң да, тотыла калсаң, авыл советына чакыртып, акт төзиләр, штрафы белән янә бер кат ыштаныңны салдыралар. Н.Әхмәдиев. --- комиссия ул сиңа бер Илүсә генә түгел! Аңа, гадәттә, бик чая апалар кергән була, һәм алар таләпне дә каты куя, штрафны да саллы чәпи. М.Маликова. Иптәшләр судында быел гына да унбер эш каралды һәм унҗиде колхозчы эчүчелек белән шөгыльләнгәне өчен штрафка тартылды. Т.Нәҗмиев 2) Терминологик сүзтезмәләрдә килеп, «дисциплина бозган яки җинаять кылган өчен хәрбиләргә уен шартларын, кагыйдәләрен яисә этикетны бозган спортчыларга бирелә торган җәза» мәгънәләрен белдерә. Әмма суд, гаепләнүченең моңарчы андый эшләр белән шөгыльләнмәвен һәм үрнәк эшче булуын исәпкә алып, ул хөкем карарын үзгәртергә, ягъни хәрәкәттәге армиядә бер ел штраф батальонында хезмәт итү белән алыштыруны мөмкин дип тапкан. М.Хәсәнов. 81 нче минутта штраф мәйданыннан Сальваторе Боккетти тибеп керткән туп шактый бәхәсләр уятты. Шәһри Казан. Баштан ук безнең спортчыларның өстенлеге бәхәссез иде: судья билгеләгән штраф тубын Кирилл Королёв кертте. Яңа тормыш |