ШТОФ II и. нем. 1. Өй җиһазларын тышлау, шторлар ясау һ.б. өчен кулланыла торган, тукып рәсем төшерелгән калын авыр йон яки ефәк тукыма. Карчык (төеннәрене чишеп, чыгарып өстәлгә куя). – Менә монысы – асыл. Кирәк булса, штоф та бар. Г.Исхакый. Бай, алтынланган куе чия төсендәге штоф тукымасы белән тышланган Прибытков кабинеты. Ф.Халитов 2. с. мәгъ. Шул тукымадан тегелгән. Димләгез кызның чибәрен, егет үзе сөйгәнен; Алтын алка, чылбыр яка, штоф камзул кигәнен. Җыр. Штоф шторлар |