ШТОФ I и. нем. иск. 1) 1/10 чиләк күләменә тигез сыеклык үлчәү берәмлеге. Фәттах акчаны кызганмады. Балның эченә бер штоф акны алып кайтып кушты. Ә.Фәйзи. Шулвакыт Мәрхәмбикә: – Бар, үзеңә берәр штоф ал, – дип каяндыр чыгарып, Хәмитнең учына илле тиенлек көмеш салды. М.Хәсәнов 2) сөйл. Шул күләмдәге дүрт кырлы аракы яки шәраб шешәсе. Әрҗә эченнән башланмаган бер штоф аракы чыгарып бөкесен ачты. М.Хәсәнов. Швед эчемлеге «Абсолют»тан бушаган ике буш штофка караганда, шактый утыралар булса кирәк, табыннары да бик бай күренә иде. Р.Мирхәйдәров |