ШТОРМО’ВКА и. рус Калын, тыгыз, су үткәрми торган материалдан тегелгән капюшонлы куртка . Резин итекләр өстерәп, штормовка киеп, мин фермадан кайтып барганда, бухгалтер хатыны һәр көнне, җимеш бакчасының капкасыннан башын тыгып, мыскыллы елмаеп кала. М.Мәһдиев . Юрий Петрович иңбашындагы винтовкасын агач ботагына элде. Чаңгысын, калын штормовкасын, җылы тире бияләйләрен салды. А.Хәсәнов |