ШТОР и. фр. 1) Гадәттә, шнур ярдәмендә як-якка тарттырып яисә өскә менгереп куела торган, калын тукымадан озын итеп тегелгән тәрәзә пәрдәсе. Келәмдә, артсыз кәвешләрен лыштырдата-лыштырдата, ишекле-түрле бик озак йөренгәч, тәрәзә шторын кулы белән читкә этеп, тышка карап торды. Г.Әпсәләмов. Аның бар курыкканы кояш нуры иде һәм шуңа күрә аның бүлмәсенә беркайчан да диярлек кояш нуры кертелми, шторлар һәрвакыт төшерелеп тора иде. Н.Фәттах

2) Калын тукымадан яки башка төрле материалдан тегелгән тәрәзә яки ишек пәрдәләренең гомуми атамасы. Бүлмәнең тәрәзәсенә дә, ишегенә дә затлы шторлар асканнар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә