ШТО’ПОР и. голл. 1) Бер башы винтсыман итеп эшләнгән саплы бөке суыргыч. Берәүдән сүзне штопор белән дә алыр хәл юк, берәүне бөке белән дә томалап булмый... Ш.Галиев. Резидә --- күршедәге төзелеш участогын саклаучы бабакайдан алып торган штопорны өстәлгә куйды. Ф.Бәллүр

2) авиа. Самолётның текә спираль ясап түбәнәюеннән гыйбарәт югары пилотаж фигураларының берсе. Иң тәҗрибәле очучыларыбыздан берсе булган капитан Клименко, штурман урынына утыртып, аэродром тирәли ике-өч әйләндереп төште үзен. Берочтан штопор һәм винт та ясап күрсәтә үзенә. Р.Мөхәммәдиев // Җил яки берәр төзексезлек аркасында, самолётның идарәсен югалтып, үз күчәре тирәсендә әйләнә-әйләнә, бик кызу җиргә таба очуы. Әле ун көннәр чамасы гына элек, шул самолётта штопорга эләгеп, чактан гына самолётны һәм үзен коткарып кала алды. Р.Мөхәммәдиев. Әлеге кадрларны өйрәнеп, белгечләр очкычның штопорга керү ихтималын фаразлыйлар. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә