ШТО’ЛЬНЯ и. нем. Җир астындагы эш урынын җир өсте белән тоташтыра торган горизонталь яки сөзәк итеп эшләнгән коридор, җир асты юлы. Диңгез өсте тигезлегеннән унбиш-егерме метрлар өскә күтәрелгәч, текә тау битендә – штольня. А.Хәсәнов. Егерме метрлап чәнечкеле тимерчыбык, кувалда алыгыз да тоннель өстендәге штольняның авызын киртәләп кайтыгыз. С.Шәрипов |