ШТИФТ и. нем. тех. Нәрсәне дә булса хәрәкәтсез итеп тоташтыру өчен машина төзелешендә, медицинаның кайбер тармакларында һ.б.ш.да кулланыла торган цилиндр яки конуссыман кендек, башсыз кадак формасындагы деталь. Танышымның медицина аппаратлары белән сәүдә итә торган ширкәттә эшләве билгеле булгач, штифтның 2 меңлеге дә сынган кул эченә сөяк ялгарга шәпләп кенә кереп урнашты, бөтен даруларга 2500 сум акча китте. Шәһри Казан. Этнең оча сөягенә штифт куелган, киселгән тәпие тегелгән. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә