ШТИБЛЕТ и. нем. Шнурлы яисә як-яклары резинкалы, гадәттә затлы ирләр ярымботинкасы. Әлеге карт, авылны чыгу белән, атны туктата. Йөгереп кенә әрекмән арасына кереп китә, аннан чабата киеп, штиблетын төенчегенә төреп чыга. А.Хәсәнов. Габдулла абый бик пөхтә кеше иде, мәрхүм. Һәрвакыт ап-ак якага муенчак тагар, штиблетлары ялтырап торыр, шул штиблетларга карап кырынырга булыр иде. Р.Батулла |