ШТЕ’МПЕЛЬ и. нем. 1) Мөһер, келәймә суга яки кире ягы белән уеп төшерелгән сурәтнең (язу, рәсем, имза кебекләрнең) оттискын ала торган әсбап; мөһер, пичәт . Открыткалар һәм сувенир штемпель әлеге чарага махсус рәвештә Еvolution агентлыгы тарафыннан чыгарылган. Мирас

2) Шул әсбап ярдәмендә нинди дә булса документны раслау өчен яки башка максатлар белән сугыла торган билге, келәймә, пичәт. Зәйтүнә конверттагы штемпельгә күз төшерде: хат Казаннан иде. М.Маликова. Бәхеткә каршы, ачык хатның өске ягында, почта штемпельләрендәге числолар ачык укыла. Э.Сәгыйдова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә