ШТА’ТСКИЙ с. рус 1) Хәрби яки полиция хезмәткәре булмаган. Шулчак кибетебезгә атылып диярлек милиция киемендәге бер ханым һәм штатский берничә кеше килеп керде. Ватаным Татарстан

2) Шундый кешеләр өчен характерлы, шундый кешеләрдә була торган . Гата андый штатский тәртипләрне белгән кешемени, ишектән кергәч, бераз югалып калды. М.Мәһдиев. Аны шактый өлкән яшьләрдәге, өстенә штатский кием кигән пеләш башлы бер кеше каршы ала. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә