ШТАТЛЫ с. 1) Штатта II ( 2 мәгъ.) каралган, даими. Профсоюз оешмасы сезнең хокукны яклый алыр, штатлы эшче итеп урнаштырыр. С.Баттал. Язучыны тәмам журналист итеп, йомышчы-хәбәрче итеп бетердек. Моның өчен газетаның штатлы корреспондентлары бар ич! Ш.Галиев 2) Штаты II ( 1 мәгъ.) булган. Моннан байтак еллар элек Татарстан китап нәшриятында марксизм-ленинизм классикларын тәрҗемә итү буенча шактый зур штатлы аерым бүлек бар иде. А.Тимергалин |