ШТАТИВ и. нем. махс. 1) Төрле прибор, химик колба, лаборатория савытларын тотып тору өчен махсус җайланма. Әнвәр озын, тар өстәлнең караңгыда калган аргы очына, анда шәйләнгән штативларга, пыяла савытларга шикләнеп карады. М.Маликова. Әле һаман кайнап утырган колбаны штативтан бушатырга үрелдем... З .Мифтахов

2) Нинди дә булса аппарат, приборлар беркетелә торган өчаяк. Фотосурәтче штативка куйган аппаратның төймәсенә басканда, Рафиләнең соңгы дәресе тәмамланган һәм ул әлеге бүлмә каршысыннан узып бара иде. Р.Рахман. Ә беркөнне Җәмил Әхмәтша абыйсы янына фотоаппарат асып, өч аяклы агач штатив күтәреп килде. Г.Шәрәфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә