ШТАТ II и. нем. 1) Нинди дә булса учреждениедә эшләүчеләрнең даими составы. Авыл кешесе фельдшерсыз да үлми, китапсыз да дуңгыз үстерә ала, дип штат кыскартып, экономия ясамакчылар. Т.Миңнуллин

2) Нинди дә булса учреждениедә эш урыннарын, эшчеләр санын, эш хакын билгели торган документ. Мин, аягүрә баскан килеш, бөтен шартын җиткереп: – Иптәш командир, – дидем, – үзегез дә беләсез, безнең ротада штат буенча бер генә писарь булырга тиеш. Ә.Еники. Республика революцион хәрби советының 8 октябрь приказы белән аның яңа штаты раслана, Политик бүлектә хезмәт итүче кешеләр саны 63 тән 158 гә кадәр җиткерелә. И.Гыйззәтуллин

3) Шул документта каралган эш урыны, вакансия. Николай Кузьмичның абруе Анастасиягә эшкә кергәндә дә ярдәм итте: ул сорагач, иң югары түрә юк җирдән штат бар итеп, хатынын шул ук базаның бухгалтериясенә эшкә урнаштырды. Н.Әхмәдиев. Аннары карчыгыңа да эш бар. Аңа да берәр штат табарбыз трест конторасында. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә