ШТА’ПЕЛЬ и. нем. 1. Төгенең озынлыгы белән мамык яки йонга охшаган синтетик сүстән тукылган материя. Язгы чәчү вакытында, кыр станында безнең тракторчыларыбызны һич тоткарлыксыз тәмле-тәмле ашлар пешереп сыйлап торганы өчен, өлкән колхозчыбыз сөекле Мәрвибану апа Хәйретдинова бер күлмәклек штапель белән бүләкләнә ---. Ф.Хөсни

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан эшләнгән, тегелгән. Өстенә авылчарак тегелгән алсу штапель кофта кигән. Н.Фәттах. Әнисе әле кичә генә тегеп бетергән, яшел җирлеккә сары чәчәкләр төшкән яңа штапель күлмәген кия. Н.Көбәш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә