ШТА’НГАЧЫ и. Штанга ( 1 мәгъ.) күтәрүче, авыр атлетика белән шөгыльләнүче спортчы. Ул чакта Молдова чемпионнары арасында штангачы М. Кристуглы, көрәшчеләр Грекуглы һәм С. Күруглының гагауз егетләре икәнлеген ишеткәч, соңгысын эзләргә керешүем хәтердә. Т.Әйди. Штангачы кебек таза гәүдәле баш инженер утырган урынында җиңелчә генә кыймылдап алды. Ф.Абдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә