ШТА’НГА и. нем. 1) спорт Авыр атлетика белән шөгыльләнү өчен башларында билгеле авырлыктагы алынмалы дисклар булган металл күчәрдән гыйбарәт спорт әсбабы. Бүксә калынаймасын дип, тегендә гер чөя идем, торам да штанга күтәрәм. А.Гыйләҗев // Шундый җайланмалар күтәрүдән гыйбарәт спорт төре. Туризм бит ул, әйтик, чаңгы спортындагы кебек, ун километр араны рекорд минутларда чабып уздың да спорт мастеры булдың яки, штангадагы кебек, йөз килограмм йөкне бер көчәнүдә баш өстенә чөйдең дә чемпион булу гына түгел. А.Хәсәнов. Университетка укырга кергәч, штанга секциясенә чакырдылар. Н.Әхмәдиев 2) тех. Аерым механизмнарда металл күчәрдән гыйбарәт деталь. Күкертле нефть клапаннарны ашый, торбаларны тизрәк туздыра, штангалар черек җеп кебек өзелә! А.Гыйләҗев. Мин ярда эшләгән арада корабларга нинди үзгәрешләр кергән? Җилкәнле кораблар калдырган мирас мачталар, аларны як-яктан тарттырып торучы вант, штангалар юкка чыккан. М.Юныс 3) Футбол, хоккей һ.б.ш.да капка каркасы. Ә туп исә, штангага эләгеп, яңадан кырга, футболчылар өеренә килеп төште. Ә.Мушинский |