ШТАМПО’ВКАЛАУ ф. 1) Әзер калып, штамп ( 2 мәгъ.) ярдәмендә җитештерү. Чөгендер алу комбайны өчен детальләр штамповкалау 2) күч. Эшне бер рәвештә, әзер үрнәк буенча алып бару; шул рәвешле күпләп эшләп чыгару. Берәү аранжировка штамповкалый, шагыйрьләр җыр текстларын тәкъдим итеп йөри... Л.Заһидуллина Штамповкалап бетерү Барысын да штамповкалау. Эшләнмәләрне штамповкалап бетерү Штамповкалый башлау Штамповкаларга тотыну |