ШТАМПЛЫ с. 1) Штамп ( 1 мәгъ.) сугылган, штампы булган. Берара акчаның нольләре калькуляторларга сыешмады, кулдан-кулга «пачкалап» кына йөри башлады, билен буган штамплы кәгазе исән торса, кибетләрдә дә санамыйлар иде хәтта. К.Кәримов. Бюллетеньнәр штамплы күчмә урналарга салына. Маяк 2) к. шаблонлы 1. ( 2 мәгъ.). Миңа бервакыт: «Син рәсем ясарга өйрәнмәвең белән башкалардан бер башка өстен. Кануннарын, тәртипләрен белгән кеше штамплы әйберләр ясый башлый», – дигәннәр иде. Шәһри Казан. Характеристиканы төзүчеләр «әхлаклы», «әдәпле», «хатынын ярата», «өлкәннәргә булыша» дигән штамплы сүзтезмәләр кулланмаганнар. Татарстан яшьләре |