ШТАМПЛА’У ф. 1) Штамп сугу. Хатларны штамплау

2) Әзер калып, штамп ( 2 мәгъ.) ярдәмендә җитештерү. Саф тимер – көмешсыман ак төстәге йомшак металл. --- Аннан штамплап, төрле фигуралы әйберләр ясап була. Химия

3) күч. Күпләп җитештерү, кирәгеннән артык әзерләү. Бүген безнең вузлар «белгечләр»не ел саен меңләп түгел, ә миллионлап штамплый һәм аларның күбесе эшсезләр армиясен тулыландыра. Татарстан яшьләре

Штамплап кую Алдан ук яки тиз генә штамплау

Штамплый башлау Штампларга тотыну. Миңнерәис Миңнесәет улы 2011 елда өч миллион сумга станок сатып алып, түбә калае штамплый башлаган. Кызыл таң. Прокурор протест ясагач, директор бер-бер артлы приказлар штамплый башлый. Безнең гәҗит

Штамплый тору Даими, билгеле бер вакыт дәвамында штамплау. Автомәктәпләр машина йөртү хокукын штамплый тора, фатиха биреп, полуфабрикат йөртүчеләрне юлга чыгара тора! Әлмәт таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә