ШТАМПЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. штамплау. Беребез дә фәрештә түгел, холык-фигыль дигәне дә бер станокта штампланмаган – бәхәсләр булыр инде ул. Р.Юныс. 1975 елның 10 сентябрендә беренче номерлы пресслар цехында беренче кайнар чүкелмә штампланды. Казан утлары

2) к. штамплашу. Менә шигърияттә иң күп кулланыла торган чәчәк образы. Ул мәхәббәтнең мәңгелек бер символы булып образлы фикерләүнең штампланган деталенә әверелгән инде. Р.Харис. Бәлки, «Шүрәле» мультфильмнарның нигез ташы булыр, бер ун елдан рәхәтләнеп, саф татар телендә «штампланган» маҗаралар карау бәхетенә ирешербез. Безнең гәҗит

Штампланып бетү Артык штамплану. Чыгышы күптән штампланып беткән фикерләрдән тора



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә