ШТАМП и. ит. 1) Гадәттә, эш кәгазенең сул яктагы югары почмагына басыла торган, җаваплы учреждение, оешма һ.б.ш.ның исеме язылган турыпочмаклык формасындагы штемпель, мөһер, пичәт. Мөнирә кыр почтасының штампы сугылган зәңгәр конвертка, Таняның төзек хәрефләренә озак карап торды. Г.Әпсәләмов 2) тех. Төрле әйбер, детальләрне серияләп, күпләп җитештерү өчен металл яисә башка материалдан эшләнгән калып, форма. Үзем үк проектын биреп, совхоз тимерлегеннән штамп ясатып алдым да ходка җибәрдем. М.Әмир. Рәсемнәр яндырылмаган кызыл балчыкка алдан әзерләнгән агач яисә металл штамплар ярдәмендә төшерелгән. Н.Фәттах 3) тех. Күн аяк киеменең төрле өлгеләрен кисү машинасы 4) Эшне бер рәвештә алып бару өчен билгеләнгән тәртип; әзер үрнәк, штамп, шаблон 5) күч. Күп кулланылган әзер схема, сукырларча иярә торган әзер үрнәк, шаблон, трафарет. Әзер штампларга, калыпларга салып шигырь язучылар да җитәрлек. Р.Миңнуллин. Ул, әлбәттә, иҗат итү ысулын сәнгать мәктәбендә өйрәнгән, ләкин һәрбер эш өр-яңадан башлана, әгәр эшең бер төрле ысул белән генә башкарыла башласа, ул инде штампка әйләнә. Н.Дунаев |