ШТАКЕ’ТНИК и. нем. 1) Койма, рәшәткә ясарга яраклы махсус тар агач такта, планка. Өй түре җимерекләргә рәшәткә корырлык штакетник, түбәсе китекләргә заводтан ук буяп кайтарылган профнастил --- өләшенде. К.Кәримов. Бераз хәл җыйгач, бригадир Мансур тиз генә торды да, штакетник алып, машинаның алгы тәрәзәсен сугып ватты. Ә.Әминев

2) Шундый тактадан ясалган киртә, койма. Әбиләрнең өе ике фатирлы булганга, йорт икегә бүлгән булып чыкты, бүлгән дигәнем, карыш ярым биеклегендә штакетник, ашасыннан атлап йөрергә була ---. В.Ильясов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә