ШТАБС-КАПИТАН и. нем.-фр. хәрби 1797–1917 елларда рус һәм кайбер башка чит ил армияләрендә пехота, артиллерия һәм инженерлык гаскәрләрендәге поручик һәм капитан арасындагы хәрби дәрәҗә һәм шуңа ия булган кеше. Сез, атакай, күрәсең, улыгызның гомер буе поручик чинында интегүен телисез. Штабс-капитан кебек чиннар сезнең колакка ят ишетелә бугай. Г.Ахунов. Ул бит шул аклар арасындагы штабс-капитанның әти-әнисен көпә-көндез талап чыгып киткән иде. Р.Сибат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә