ШТАБ-КВАРТИ’РА и. нем. хәрби 1) Хәрби штаб урнашкан бина. Үзенең штаб-квартирасын Сембергә күчергән Көнчыгыш фронты командующие Муравьёв шәһәрдәге коммунистик отрядларны тизрәк башка фронтларга күчерү чарасын күрә. Г.Шәйхиева. 1942 елның 1 августында Гитлерның штаб-квартира начальнигы Кейтс имзасы белән инде төзелгән легионнарга тагын бер легионны оештырып кушарга дигән фәрман чыга. З.Хәким

2) Нинди дә булса оешманың җыелу, җыелышу урыны. Бөтендөнья рыцарьлар җәмгыяте штаб-квартирасы (Сидней, Австралия) карары белән әлеге җәмгыятькә әгъза итеп алына. Р.Фәйзуллин. Бу – Риф морза Акчурин. Татар дворяннарының, ягъни Татар морзалары мәҗлесенең җитәкчесе. Штаб-квартиралары монда аларның, Башкортстан башкаласында. Я.Шәфыйков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә