ШТА’БЕЛЬЛӘҮ ф. Нәрсәне дә булса штабель итеп әрдәнәләп өю. --- Зәйнагов тумбочкага штабельләп өйгән дәфтәрләрнең беразын Фаяз алдына куйды. Х.Камалов. Утын дигәне штабельләп өелгән имән паркет булып чыкты. Р.Вәлиев

Штабельләп кую Алдан яки тиз генә штабельләнгән хәлгә китерү

Штабельләп тору Даими, һәрвакыт штабельләү; хәзерге моментта штабельләү. Ярылган такталарны штабельләп тору

Штабельли башлау Штабельләргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә