ШТА’БЕЛЬ и. нем. Бүрәнә, төзү материаллары һ.б.ш. нәрсәләрнең тигез итеп өелгән рәте, өеме, әрдәнәсе. Үз эшеннән бүленеп, ул бригада кешеләрен челтәрләп штабельләргә өелгән кирпечләр янына алып килде ---. Н.Фәттах. Таһир белән Габбас пилорамнан чыккан такталарны штабельгә салып маташалар иде. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә