ШТАБ и. нем. 1) хәрби Гаскәрләр белән җитәкчелек итү органы һәм шул органга керүче кешеләр. Ул Газинурга тагын нидер әйтергә җыенган иде дә, ашыгыч рәвештә полк штабына чакырдылар. Г.Әпсәләмов. Кибардин, тикшерербез, дип калды калуын да, ләкин Пермьнән яисә армия штабыннан ниндидер бик ашыгыч, бик мөһим күрсәтмә килеп төште ---. В.Нуруллин 2) Шул орган урнашкан урын, бина. Офицерлар шәһәрчегеннән солдатлар шәһәрчегенә – шунда ук штаб, --- каравыл йорты – чакрым ара чамасы гына. Р.Сабиров. Штабтан чыккач, урамда теге чактагы гөнаһлары өчен үкенеп барганда, берәү аңа: «Хәсип, брат!» – дип эндәште. Р.Сәгъди 3) Гомумән нәрсәнең дә булса җитәкче органы. Зур күтәренкелек, зур планнар белән төзелгән Язучылар союзы, яшәвенең беренче елларында ук бик нык сирәкләндерелсә дә, --- барыбер оешма булып сакланып кала алды, иҗат көчләрен мобилизацияләүче штаб ролен үтәде. Р.Фәйзуллин. Яңа шартларда сәнгать эшләре белән идарә итү өчен, 1930 елны Татарстан Мәгариф халык комиссариаты каршында Культура штабы төзелә. Д.Гыймранова |