ШРИФТ и. нем. 1) Текстны җыю (набор ясау) өчен кирәкле булган билгеле бер зурлыктагы һәм формадагы хәреф, билгеләрнең типографик литерлары комплекты . Менә шушы Ральф төннәрен типография шрифтларын чәчеп ташлый, хәреф җыючыларны интектереп, күзгә бик чалынмый торган җирләрдә әкәмәт хаталар --- ясап куя, имеш. А.Тимергалин // Типографик литерларның басылыш рәвеше; аларның кәгазьдәге эзе 2) Язуда хәрефләрнең график формасы. «Шәригатьне торгызу шартлары» (---) китабы 2000 елда татар теленә тәрҗемә ителгән, А5 форматында газета шрифты --- белән басылган. Р.Зарипов. Эре шрифт белән җыелган мәкалә. Текстның калын шрифт белән аерылган өлеше 3) Графикада, язуда авазларны белдерә торган билгеләр – хәрефләр комплекты. Риза казыйның үз хезмәтләреннән дә берничәсен Мәдинә Рәхимкулова гарәп шрифтыннан кириллицага күчереп, Казан белән Уфа нәшриятларына тәкъдим итте. Л.Хәмидуллин. Ә кайда тикшерәсең? Революциягә кадәр яки соңрак чыккан басмалардан, газета-журнал төпләмәләреннән, архив документларыннан, кулъязма һәм башка төр чыганаклардан. Аларның күбесе төрле имлаларда, я гарәп, я латин шрифтында [язылган]. Р.Фәйзуллин |