ШРАПНЕЛЬ и. ингл. Эченә шарсыман пулялар яисә башка төр шартлаткыч матдәләр тутырылган; һавада ярыла торган артиллерия снаряды. Ә менә мин --- нинди генә сугышларда, нинди генә атлы атакаларда булмадым... Ике тапкыр шрапнель белән яраландым. Т.Гыйззәт . Чынлап та, безнең шрапнель шәһәр читендә, позицияләр өстендә ярыла башлады. Ш.Усманов |