ШПУНТ I и. нем. махс. 1) Такта, борыс һ.б.ш. әйберләрдә, ярык калдырмыйча бер-берсенә тоташып барсын өчен, махсус ясалган деталь; тырнак, теш // Шул юл белән ясалган тоташтыру ысулы

2) Гидротехник корылмаларда су юлын бикли торган койма ясау өчен агач, корыч яки тимер-бетон субайларны буе белән бер-берсенә ныклап беркетерлек итеп эшләнгән, ырмаулары булган субай. Кыш булуга --- карамастан, --- дүрт мең кубометр җирне бер ай эчендә актарып ташларга, тирәли карлыгач койрыгыдай итеп шпунт кагарга --- кирәк. А.Алиш. Шпунтлар арасына соңгы кубометр бетон салу хокукын яулаган Виктор Калмыков бригадасын яр буенда бетон коючылар каршылады. М.Рәфыйков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә