ШПРОТ и. нем. 1) Сельдьчәләр семьялыгыннан диңгездә өер-өер булып яши торган вак промысел балыгы. Ике башта да, як-яннарда, калай савытларда серкәләнгән сардинка, кефаль, шпрот балыклары җәелеп алынганнар. Г.Исхакый. Кальций җитешмәүдән котылу өчен климакс чорында хатын-кызга көн саен сөякләре белән ике вак балык (шпрот, сардина) ашарга кирәк. Ватаным Татарстан

2) Шул балыкны яки башка төр вак балыкларны ыслап үсемлек маенда әзерләнгән консерв. Минниса карчык газ өстендә тиз-тиз генә күкәй тәбәсе куырды, шпрот ачты, күмәч-мүмәчләрне телде, табын түгәрәкләнде. А.Гыйләҗев. Ленаның чемоданын карават астына шудырган арада, алдан ук хәстәрләп куелган җирдән --- бер банка шпрот тартып чыгарды Рафаэль. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә