ШПРИЦ и. нем. 1) мед. Тәнгә сыек дару җибәрү, шулай ук сыеклыкны (мәс., канны) суырып алу өчен кулланыла торган пешкәкле цилиндр һәм шуның башына урнаштырылган эче куыш энәдән гыйбарәт инструмент. – Зәйтүнә Мәҗитовна, кан тамырына эләгә алмыйм, – диде ул, кулындагы шприцны күрсәтеп. М.Маликова. Врач, төн тынлыгын бүлдерүдән курыккандай, сүзсез генә Рифкатьнең сул кулын сызгандырды, мамык белән ышкыды да шприцка дару суыртты. Р.Вәлиев

2) Крем, май һ.б.ш.ны билгеле бер формада кысып чыгару өчен кулланыла торган махсус җайланма. Куе йогуртны кондитер шприцына яки гади пакетка тутырабыз. Шәһри Казан. Крем ясау өчен, ингредиентларны яхшылап миксер белән болгатырга һәм профитроли камырына кулинар шприц белән крем тутырырга. Йорт эшләре

3) тех. Машинаның аерым механизмнарын, күчәрләрен майлау өчен кулланыла торган пешкәкле цилиндр формасындагы инструмент . Илһам гына комбайнын кабызмады. – Сез нишләп кузгалмыйсыз, Шаһзаманов? – диде Мирхәйдәров, аның янына килеп. – Мин моңа каршы, – диде Илһам, шприцына салидол тутыра-тутыра. Ф.Садриев. Комбайн ярдәмчеләре мәктәп укучылары --- ялга туктаган арада да кулларына кайсы ачкыч, кайсы майлау шприцы күтәреп, тирә-юньдә мәш килеп йөгерешәләр. Р.Зарипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә