ШПОРЛЫ с. 1) Шпор беркетелгән, шпоры ( 1 мәгъ.) булган. Әгәр юлда очрасам, каршымдагы кызыл фуражкалы, шпорлы, яхшы френчлы --- бу җегетне минем Зәңгәр чишмәдәге дустым Шаһбаздыр дип ялгыш та уйлый алмас идем. Г.Ибраһимов. – Исән генә яшәүме? – диде ул, ишек катында шпорлы күнитекләренең табаннарын ышкыштырып. М.Хәсәнов

2) Аягында шпоры ( 2 мәгъ.), типкесе булган. Ишегалды чирәмендә кыткылдашып йөргән аклы-каралы тавыклар лапаска таба йөгерделәр, кызыл кикрикле зур ак әтәч кенә, --- шпорлы озын аякларының берсен күтәргән көйгә, ишегалды уртасында торып калды. Г.Ахунов. Тирән стресс кичергән зур кикрикле, --- шпорлы әтәч һаман да тынычлана алмый. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә