ШПОР и. нем. 1) Атны әйдәү өчен җайдакның күнитек үкчәсенә беркетелгән тешле яки шома тәгәрмәчле тимер дуга; типке. Гали хәзрәт, шпорларын шалтырата биреп, югары таба менеп барган ротмистрга каршы килде. Г.Ибраһимов. Түземсезлек белән биеп торган тимер күк ат, шпорларны сизгәч, ук кебек атылып, алга омтылды. Г.Әпсәләмов

2) Әтәч аягында арткы бармак, типке. Сезнең әтәчегез бик әйбәт. Тик нигә аның шпорлары юк? М.Мәһдиев. Ләкин бу турыда әйтергә авыз ачканда гына, Кәҗә Гайфиенең шпоры коелган карт әтәче бик ямьсез тавыш белән кычкырып җибәрде. М.Шаһимәрдәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә