ШПО’НКА и. пол. тех. 1) Төрле машина һәм механизмнарда әйләнә торган бер детальнең хәрәкәтен икенчесенә тапшыру өчен берсендәге уемга батырып куела торган озынча бармак, чөй сегмент яки теш рәвешендәге деталь. Ул көймәне сулгарак аерды һәм озак та үтмәде моторы агач төбенә килеп менде, шпонка өзелде ---. А.Гыйләҗев. Слесарь: – Эләктерми инде алайса, – диде. – Я муфта, я шпонка кырылган. Р.Кәрами 2) Ике янәшә тактаны бер берсенә беркетә торган агач теш, чөй рәвешендәге деталь |