ШПОН и. нем. тех. 1) Яфраклы агач токымнарының кәүсәсеннән буй юнәлештә бик юка итеп телеп алына, күбрәк мебель ясауда кулланыла торган агач катламы. Моннан 5 ел элек алган урындыкларның кырыйларына ябыштырган шпоннары әллә кайчан кубып, коелып бетте инде. Ә.Мөхәммәтҗанова. Шуннан соң бүрәнәне үз күчәре тирәсендә әйләндереп, телү станогында тоташ юка йомычка – шпон кырдырыла. Төзү материаллары

2) полигр. Наборда юллар яки сүзләр арасын киңәйтү өчен куела торган юка металл пластинка. --- ике юлның арасына, хәрефләрнең койрыклары бер-берсенә бәрелеп тормасын өчен, шпон дигән нәрсәләр кыстырырга туры килә. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә