ШПИОНЛЫК и. 1) Шпион булу. Нәтиҗәдә комитетта эшләүче кайбер эмигрантлар Симаев әфәнденең шпионлыгына ышанырга да теләмәделәр. Р.Мостафин

2) к. шпионаж. Харьков камалышындагы трибунал да мине Ватанга хыянәт итүдә гаепләгән иде. Бусының да билгеләмәсе нәкъ шундый, аңа фәкать Германия файдасына шпионлык кына өстәлгән иде. М.Әмирханов. Казан дәүләт техник университеты (КАИ) доценты Әскәр Хөснетдиновның әтисен, шпионлыкта гаепләп, 1937 елда атып үтергәннәр. Н.Алан

3) Берәр кеше артыннан күзәтеп, аның турында тиешле җиргә яки кешегә җиткереп тору эше. Әмма Җәүдәт нык кына исерек иде, һәм ул кызны яклау урынына үзе һөҗүмгә ташланды: – Нәрсә син минем артымнан шпионлык итеп йөрисең? Ф.Яруллин. Хатын: «Мин барысын да беләм, сезнең икегезне бергә күрдем», – дип, тыныч кына җавап бирде. Бу сүзләр Илзинәнең ачуын тагын да кабартты: «Кара, бу безнең арттан шпионлык итә икән әле», – дип уйлады. Айгизә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә