ШПИОНАЖ и. фр. Икенче бер дәүләткә, фирмага һ.б.га тапшыру нияте белән хәрби яки дәүләт сере итеп сакланган төрле материал, мәгълүматларны җыю, урлаудан гыйбарәт җинаятьчел эшчәнлек. Галимҗан әфәнде Хәбибне, үз иленә кайткач, шпионажда гаепләп юк иттеләр. И.Юзеев. Берия шымчылары чит илләрдә атомга кагылган мәсьәләләр буенча зур эзләнүләр алып баралар, чөнки фәнни-техник шпионаж да НКВД карамагында була. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә