ШПИОН и. нем. 1) Шпионаж белән шөгыльләнүче яшерен агент . Финнарга әсир калган берәүне, төрле методлар кулланып «Мин фин шпионы» дип язган кәгазьгә кул куйдырганнар. Х.Камалов. – Син, фәләнеңне фәлән итим, немец шпионы, теге сугышта да немецка хезмәт иткәнсең, – дип, картны бик гарьләде. М.Мәһдиев 2) сөйл. Шымчы, җасус, яшерен полиция агенты. Бу марҗа кызы шпиондыр, мине бүген сагалап, төнлә тотып алырга әзерләнәләр булыр, дигән шиккә төште. Г.Ибраһимов. Ике көн өйдән чыгарга куркып ятам. Һәр почмак саен күзәтүчеләр, шпионнар куйганнар ---. Г.Каюмов |