ШПИНГАЛЕТ и. фр. махс. 1) Тәрәзә яки ишектә зур булмаган шудырмалы металл бик. Ә бит бик тырышса, Габделнур пәке очы белән өйалды ягыннан ишек тактасына аркылы беркетелгән шпингалетны да шудырып куя алган булыр иде. Р.Кәрами. Исмәгыйль --- тәрәзәнең шпингалетын да үзе теләгәнчә ясата. Б.Урманче 2) күч. шаярт. Кыска буйлы яшүсмер, яшь егет. – Ничәнче класста укый соң синең шпингалет? – диде ул, беркөнне Нәгыймгә югарыдан карап. К.Кәримов . – Кая кайтасың, – дип сорыйбыз без синнән, шпингалет? – Каенсарга! – диде Хәбир, «шпингалет»ның юньле сүз түгеллегенә җавап итеп. Х.Бәдигый |