ШПИНАТ и. нем. бот. Амарантчалар семьялыгыннан озын сабаклы, тар яфраклары яшелчә итеп кулланыла торган бер яки икееллык үлән үсемлек. Ашау-эчү ягы да бик читен иде. Көненә безгә 275 грамм --- ипи, --- бер литр баланда бирәләр. Баланда шпинат суы яки кишер, шалкан суыннан гыйбарәт. М.Җәлил. Ресторан-кафетерийларында шпинат белән флешьләренә (бака үләне белән бака ите) кадәр ашарга туры килде. Г.Фәхретдинов |