ШПИ’ЛЬКА и. нем. 1. 1) тех. Детальләрне бер-беренә тоташтыру өчен металл кадак яки сырлы стержень. [Васька] зур бер шпилька шикелле тимерне өстәлгә суга. Г.Камал. Менә бүген дә, --- чәнти бармак кадәрле генә --- шпилька кайтып җитмәү аркасында, баш конвейерыбыз сәгать буе диярлек туктап торды. Р.Вәлиев

2) Чәчне кыстырып, кадап кую, җыеп тоту өчен ике япьле эләктергеч. Тәрәзәм уртасыннанрак җирдә аунап яткан бер шпилька таптым: гади генә черепаха шпилька. Гали Рәхим. Чәчләремне җыйнап, шпилькалар белән кадап-кадап куйдым. Ф.Садриев

3) Хатын-кыз туфлиенда очлы нәзек биек үкчә. --- үкчәсендәге шпилькасы без кебек очлы туфли алып бирдем үзенә! Ф.Баттал // Шундый үкчәле туфли. Бу җәйдә биек, очлы үкчәле туфлилар, ягъни шпилькалар модага керде

2. с. мәгъ. Очлы нәзек һәм биек (үкчә тур.). Бакчага кереп, әни ял итәргә яраткан эскәмиягә утырдым. Монда да халык. Чуар кием, шпилька үкчәләр, челтәрле сандал, күннән үргән чабаталар. М.Хәбибуллин. Кыйммәтле юка колготкилар тарттырып куйган аякларына шпилька үкчәле, --- кара төстәге туфлиларын киеп --- мәктәпкә йөгерде. Н.Көбәш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә