ШПИЛЬ и. голл. 1) Бина түбәсендә пирамида яки конус формасындагы очлаеп торган өскорма. Аэровокзал түбәсендәге шпильгә тиеп үк күк йөзендә соры сыек болыт йөри. М.Мәһдиев. Мотаһир --- алда, чиркәү дисәң – тәбәнәк, часовнямы шунда, кыскасы, түбәсе манара сыманрак итеп очлаеп эшләнгән ниндидер бина күрде. Очлы шпиле дә бар, хәтта икәү дә әле. Р.Кәрами

2) диңгез. Судноларда якорь төшерү-күтәрү өчен яисә йөк төяү-бушату өчен хезмәт итә торган вертикаль чыгыр. Команда тормышында тагын бер яңалык мин пароходка кайткан көнне булды. Шуның алдыннан гына без боцман Мәрфуга белән мин койрык якта яңа ремонтланган шпильне эштә сынап маташа идек. С.Сабиров. Тәҗрибәле бурлаклар шпильдә эшләүгә караганда лотта яки рейдда эшләүне артыграк күрәләр. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә