ШПА’ТЕЛЬ и. нем. 1) Төзү эшендә шпаклёвканы сылау яки тигезләү, иске замазка, буяуны кырып төшерү һәм обойны куптару өчен кулланыла торган, сыгылмалы юка корыч калак рәвешендәге эш коралы. Ә анда эш көтә: кичкә хәтле беләкләре талганчы буяу-сылау белән мәш килерләр, чөнки һөнәрләре шул. Аларның кулларында тигезләгеч, шпатель, пумала кебек инструментлар уйнаклап торыр ---. Р.Кәрами. Хатын --- озын такта тигезләгечен куя-куя, дивар тигезлеген тикшерде. Аннары тагын тастагы измәне шпателе белән стенага тиз-тиз атып алды. Ф.Җамалетдинова

2) Рәссамлык эшендә буяуны киндергә сылап тигезләү, грунтлау һ.б.ш. өчен кулланыла торган үтә юка һәм сыгылмалы пычак формасындагы калак. Башта буяуны агач таякчык яки шпатель белән тукымадан кырып төшерегез, аннары тукыманың кире ягыннан үсемлек мае сөртеп, ярты сәгать тотыгыз. Мәйдан

3) мед. Авыз эчен, тамак төбен караганда, хирургия операцияләре вакытында һ.б.ш.да кулланыла торган калаксыман инструмент. Мотаһир шпательне стерилизацияләде дә шуның белән авыруның тешләренә төртеп-төртеп карады. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә