ШПАРГА’ЛКА и. пол. сөйл. Имтиханда яисә язма контроль эшләр вакытында үз белемнәренә ышанмаган укучының яшереп файдалану өчен сорауларга җавапны алдан әзерләгән яки формулалар һ.б. язылган кәгазе. Орден таккан, егерме-егерме ике яшьләрдәге бу хатын кызарып, өметсезләнеп утыра иде – шпаргалканы алгач, озын керфекләрен күтәреп Рушадка карады, мөлаем карашы белән сүзсез генә аңа рәхмәт әйтте. М.Мәһдиев. Сәлим Хәйдәровичның «Имтиханнарга шпаргалкалар ясап маташмагыз. Барыбер карый алмаячаксыз» дигән сүзләре искә төшкәч, төн йокылары качты малайның. Р.Галиуллин 2) Берәр нәрсә турындагы чыгышның алдан әзерләп куелган тексты. Гобәйдулла хәзрәт чапан кесәләрен актара, шпаргалкаларын эзли. Әһә, тапты. Рәхим итегез, хәзрәт! Гобәйдулла тавышы. Кхм-кхм. Бисмилла диеп башладым лекциямнең башларын. Г.Афзал |