ШПАНГО’УТ и. голл. диңгез., авиа. Самолёт, дирижабль яки судно корпусына ныклык бирү өчен куелган аркылы агач яки металл борыс. Көймәгә унбиш шпангоут, гадирәк итеп әйткәндә, кабырга кирәк иде. Көймәнең төбе һәм бортлары шул кабыргаларга кадаклап куела. Шпангоутлар өчен рейкаларны калын такталардан ярдылар. А.Тимергалин |