ШПАНАЛЫК и. Шпана булу. Ул шпаналык тормышы турында әрнеп, чын күңеленнән борчылып, аларны харап булган еллар итеп сөйли иде. А.Шамов. Төрлесен күргән, үзе әйткәнчә, Казанда шпаналыкта да йөргән, әмма дөрес уйга килеп укырга кергән. Татарстан яшьләре |